«Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее «Музейда бер төн» чарасында катнашырга чакыра

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

25 майда «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее «Музейда бер төн»дигән чара үткәрә. Әлеге кичтә кунакларга Урта гасырчорына сәяхәт кылып, рыцарьлар көч сынашуында катнашырга мөмкин булачак. «Noldor» һәм «Сулица» хәрби-тарихи реконструкция клублары төрле гасырларга караган сугыш киемнәре һәм коралларын күрсәтәчәк. Программада этник рок төркемнәре чыгышы һәм фейерверк булачак.

Бары тик шушы төндә генә музейның уникаль экспонатлары «Борынгы шәһәр», «Свияжск шәһәре тарихыннан», «Утрау хозурында», «Кеше кулы тудырган могҗиза» күргәзмәләрендә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.

«Свияжскида бер төн» программасы:

18.00 дән алып 18.30 га кадәр – рыцарьларның җәяүле турниры (калкан – кылыч, кылыч – баклер номинацияләре). Катнашучылар – Казан шәһәреннән «Нюрнберг» клубы, Зеленодольскидан «Нолдор», Свияжскидан «Сулица», Йошкар-Оладан «Ушкуй» клублары.

18.30 дан 19.00 гә кадәр – тамашачылар катнашында конкурслар.

19.00 дән 19.30 га кадәр – Сәнгати фехтование студиясе чыгышы.

19.30 дан 20.00 гә кадәр – 5×5 рыцарьлар сугышы.

20.00 дән 21.30 га кадәр – Фолк-рок төркеме чыгышы.

21.30 дан 22.00 гә кадәр – Ут уйнату.

22.00 дән 23.00 гә кадәр – Фолк-кичә.

Чәйханә, тимерче алачыгы эшләячәк, кунаклар урта гасыр ашлары белән сыйлана алачак.

Казаннан Свияжскига автобуслар 16 сәгать 30 минутта Спорт сарае һәм Үзәк универмаглар янындагы мәйданнан китә (автобуслар тәрәзәсендә «Свияжскида бер төн» дигән язмалар булачак).

Тулырак мәгълүмат: 89172656547, ostrov_tour@mail.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International