16 майдан 30 майга кадәр “Звучащий Дом Софии” II музыка фестивале узачак

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Казанда узачак 2013 ел Универсиадасына багышланган “Звучащий Дом Софии” II музыка фестивале 16 майда София Гобәйдуллина Үзәге музыкантларының композиторның туган төбәге Чистай шәһәренә гастроль сәфәре белән башланачак.

17 майда Урыссу шәһәрендә һәм Ютазы районының Бәйрәкә поселогында – Гобәйдуллиннар гаиләсенең туган ягында – концерт-очрашулар узачак.

24 майда София Гобәйдуллина Үзәгенең музей бүлмәләрендә “Мәдәни мәйдан феномены буларак хәзерге заман музыкасы” темасына семинар-конференция булачак. Конференциядә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе укытучылары һәм студентлары, София Гобәйдуллина Үзәге хезмәткәрләре һәм башкалар катнаша.

Фестиваль 28 майда София Гобәйдуллина Йортының балконында open-airna концерты форматында дәвам итәчәк. Бәйрәм концертында яшь башкаручылар, шәһәребезнең бәләкәй талантлары, алар белән беррәттән инде танылып килә торган музыкантлар да чыгыш ясаячак. Үзәкнең Иҗат лабораториясе җитәкчесе Радик Сәлимов үзенең арт-ярдәмчеләре белән ачык тренинг-семинар уздырачак.

Мәскәүнең Хәзерге заман музыкасы ансамбле йомгаклау концерты 30 майда Аксенов йорты мәдәният үзәгендә булачак. С.Гобәйдуллина композицияләре белән беррәттән, Россиянең башка күренекле композиторлары әсәрләре дә яңгыраячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International