XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында кинопроектлар питчингына гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Гаризалар чит ил кинематографистларыннан да кабул ителә.

Гаризалар "Тулы метражлы уен киносы" категориясендә кабул ителә, питчингта катнашу бушлай.

Проектларны яклау 8 сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният университетында узачак.

Җиңүчегә 500 мең сум акчалата бүләк бирү каралган.

Приз буларак проектларны продюсерлау, кинопроектларны тормышка ашыруда ярдәм итү, кинематограф өлкәсендә хезмәтләрнең төрле төрләренә ташламалар ясау, кыйммәтле призлар тапшыру күздә тотыла.

Нигезләмә һәм гариза үрнәге түбәндәге сайтта:

 http://kazan-mfmk.com/news/news/news/startuet-priem-zayavok-na-pitching-kinoproektov-v-ramkakh-xvii-kmfmk/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International