31 майда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Көмеш чор китапханәсендә шагыйрә, сценарийлар авторы, драматург, журналист һәм тәрҗемәче Наилә Ахунова белән очрашу булачак.
Программада:
Наилә Ахунованың «Җилпәзәгә язылган сүзләр» китабын тәкъдим итү.
Лилия Стрельникованың («Хато» япон сәнгате үзәге, Казан шәһәре) «Икебана ясау сәнгате» дигән осталык дәресләре.
Юлия Сандлерның хайга һәм танка дәресләре: «Асфальттагы күбәләк».
Юлия һәм Любовь Сандлер фильмы: «Төрледән-төрле Ак карга».
Мәктәп хайкусы: Борис Вайнердан «Хайкуны бергәләп язабыз».
Китап күргәзмәсе һәм сәүдәсе.
Көмеш гасыр китапханәсе сезне 31 майда 16 сәгатьтә Наилә Ахунова катнашында «Камада хайкумена» хайку шигърияте фестиваленә чакыра.
Китапханәнең адресы: Казанская ур., 59 йорт.
Мәгълүмат өчен: (85557) 7-97-39, 8-960-062-23-19 (Юлия Колбина, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының матбугат секретаре).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте