«La Primavera» Казан камера оркестры бүген гастрольләргә Израильгә очты. 16 майда музыкантлар Кфар-Саба, ә 18 майда Ашдод шәһәрендә концерт бирәчәк.
Израильдә «La Primavera» оркестры танылган кларнетчылар Александр һәм Даниэль Гурфинкель дуэты белән чыгыш ясаячак. Алар икесе дә тамырлары Украинага барып тоташучы талантлы музыкантлар гаиләсеннән.
Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры абыйлы-энеле Гурфинкельләр белән бергә Моцартның концерт симфониясен уйнаячак, ул альт һәм скрипка өчен язылган булса да, ике кларнет өчен махсус эшкәртелгән.
«La Primavera» оркестрының Израильгә гастрольләре программасында шулай ук П.И. Чайковскийның «Флоренция турында истәлекләр»е, Штраус-Четверговның «Феерияле фантазия»се һәм Питер Уорлокның Каприоль-сюитасы кебек җәүһәрләр дә бар.
Татар композиторларының әсәрләрен башкару да Израиль тамашачылары өчен бик кызыклы булачак. Шулай ук коллектив тарафыннан тыңлаучыларга 2008 елда яздырылган Татарстан композиторларының әсәрләре антологиясе дискын бүләк итү дә каралган.
Көз көне үзенең 25 нче «көмеш» сезонын ачып җибәргән «La Primavera» оркестры моңа кадәр Германия, Швеция, Швейцария, Франция, Греция, Кытай, Төркия, Корея залларында концерт бирде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте