Г.Камал театрының Кече залында яшь композитор Эльмир Низамовның иҗат кичәсе булачак

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

22 май көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече залында “Калеб” яңа буын җыенының беренче очрашуы узачак. Тәүге очрашуның төп герое -  яшь композитор Эльмир Низамов. Кичә тамашачы белән интерактив аралашу формасында барачак. Кичәгә килүчеләр композиторның иҗаты белән танышып кына калмыйча, аңа үз сорауларын бирә ала, шулай ук татар музыкасының бүгенге хәле турында фикер алышулар да булачак. Бу көнне сәхнәдә “Голос” проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, шагыйрь Йолдыз Миңнуллина, җырчы һәм актер Рүзил Гатин, музыкант, композитор Ильяс Камал, җырчы Айсылу Сәлмановалар да чыгыш ясаячак.

Эльмир Низамов Россиянең Композиторлар берлеге әгъзасы.  Берлекнең яшьләр бүлеге “МолОт”ның Казандагы вәкиллеген җитәкли .Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясен тәмамлаган (профессор А.Б.Луппов классы). Хәзерге вакытта консерваториянең аспиранты һәм композиция кафедрасы укытучысы. В.А.Екимовский, В.Г.Тарнопольский, Д.Мюллер-Сименс кебек остазлардан мастер-класслар алган, 2012 елда Вена шәһәрендә The Arnold Schonberg Akademie да укыган.

Эльмир Низамов күпсанлы әсәрләр: камера-инструменталь, симфоник, вокаль музыка авторы. Композитор иҗатында көнбатыш һәм шәрыкъ музыкасы традицияләре йогынтысы сизелә. Эльмир төрле юнәлешләрдә эшли, авангард техникасы белән беррәттән традицион музыкаль практикаларны да иҗатында иркен куллана. Ул бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты.

2011 елда Эльмир Низамов киң җәмәгатьчелеккә үзенең иң зур әсәрен – “Алтын Казан” рок-операсын тәкдим итте. Либретто авторы – Ренат Харис. Бүген Э.Низамов музыкасы Татарстанда, Россиядә һәм башка чит илләрдә яңгырый.

 “Калеб” – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ярдәмендә бер төркем яшьләр тарафыннан башлап җибәрелгән яңа проект. Аның максаты –  татар мәдәниятенең төрле өлкәләрендә эшләүче талантлы яшьләрне берләштерү, аларга аралашырга, танышырга мәйдан булдыру, шулай ук талантлы иҗатчыларга үз аудиториясен табарга ярдәм итү. Калеб сүзе гарәп телендә “рух, күңел, йөрәк” дигәнне аңлата. Көз аеннан әлеге очрашулар ай саен оештырылыр дип көтелә.

Керү ирекле.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International