18 майда Татарстан Республикасы Милли музеенда “Музейда бер төн” халыкара акциясе кысаларында күселәр күргәзмәсе узачак.
Декоратив күселәрнең «яRATам!» дип аталган алтынчы күргәзмәсенә Мәскәү, Уфа, Самара, Екатеринбург, Пермь, Йошкар-Ола, Ульяновск, Ижевск шәһәрләреннән күсе үрчетүчеләр үзләренең җәнлекләрен алып киләчәкләр. Экспертлар, декоратив кимерүче җәнлекләр белгечләре җәнлекләрне бәяләп, аларның иң яхшы дип табылганнарына бүләкләр һәм титуллар тапшырачаклар. Моннан тыш, күргәзмәдә декоратив кимерүче җәнлекләр традицион ярышларда катнашачаклар. Алар йөгерү, бауга үрмәләү кебек ярышларда көч сынашачаклар, киемнәрен күрсәтәчәкләр.
Күргәзмә кысаларында “Тукта! Кадрда – күсе!” дигән фотосурәтләр конкурсына тәкъдим ителгән эшләр күрсәтеләчәк. Күргәзмәгә килгән һәркем үзенә иң ошаган фотосурәт, шулай ук күргәзмәдәге иң яхшы күсе өчен тавыш бирә алачак, иң күп тавыш җыйган җәнлеккә, тамашачыга иң сөйкемле булып күренгәне өчен, бүләк биреләчәк.
Элемтә өчен: 292-87-18, 292-89-84.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте