29 майда «LaPrimavera» Казан камера оркестры «Terramusicalis» абонемент циклының «Околдованные троллями» (“Тролльләр сихерләгән”) дип аталган III йомгаклау концертына чакыра. “Музыка иле”нә сәяхәтнең тәмамлануы коллективның рәсми концерт сезоны ябылуы белән туры килә һәм ДЗКЗ сәхнәсендә уза. Концерт кичке 7 нче яртыда башлана.
«Тerramusicalis» циклының узган концертлары Флоренциягә, Испания һәм Латин Америкасына багышланган иде. Бу юлы исә тамашачылар Скандинавия илләренең кырыс матурлыгын ача, үзен аның таулары һәм фьордларында йөргән кебек тоя ала. Норвегия, Финляндия, Швеция, Дания композиторлары музыкасы әлеге табигать могҗизалары ияләрен терелтәчәк. Концерт программасында Й.Свенсен, Э.Григ, Я.Сибелиус, шулай ук Даниянең сирәк уйнала торган композиторы – А. Хамерик әсәрләре яңгыраячак.
Халыкара Балаларны яклау көне алдыннан узачак концерт вакытында ДЗКЗ фоейсында Казанның 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укучылары рәсемнәре күргәзмәсе оештырылачак. Концертта яңгыраячак әсәрләрнең берсен рәсемнәр белән интерактив бизәүдә шулай ук балаларны катнаштыру күздә тотыла, бу исә оркестрның һәм балаларның үзара хезмәттәшлегендә уникаль иҗади эксперимент булачак, дип хәбәр итә оркестрның матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте