2013 елның 17 маенда 17 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Россия милли филармония оркестры һәм Альбина Шаһиморатова концерты булачак.
Илебезнең күренекле оркестрларыннан берсе һәм яшь опера йолдызы катнашында Казанда биреләчәк бердәнбер концерт 2013ел Универсиадасы алдыннан Татарстаныбызның мәдәни тормышында аеруча әһәмиятле вакыйгаларның берсе булачак.
Программада:
1. Массне. "Манон" операсыннан «Suis je gentille ainsi? Je marchesurtous les chemins»
2. Рахманинов.Оркестр һәм җырчы өчен «Вокализ»
3. Моцарт. "Vorreispiegarvi " концерт ариясе К.418
4. Беллини. «Пуритане» операсыннан «Quilavocesuasoave…Vien, diletto» Эльвира ариясе һәм кабалеттасы
5. Верди. «Риголетто» операсыннан Джильда ариясе
6. Р. Штраус. «Иртәгә»
7. Р. Штраус «Цецилия»
8. Алябьев. «Сандугач»
9. Оффенбах. «Робинзон Крузо» опереттасыннан Эдвига вальсы
10. Гершвин. «Порги и Бесс» операсыннан Клараның бишек җыры
11. Татар халык җыры . «Туган тел»
Хөрмәтле журналистлар! 2013 елның 17 маенда 16 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗның камералар залында СССРның Халык артисты Владимир Спиваков һәм Татарстан Республикасының Халык артисты Альбина Шаһиморатова катнашында матбугат конференциясе була.
Аккредитацияне түбәндәге телефоннар буенча узарга мөмкин: 264-73-98
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте