Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Шәйдуллин вафат булды

2021 елның 6 августы, җомга

3 август көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шамил Мортаза улы Шәйдуллин вафат булды.

Ш.М. Шәйдуллин 1947 елның 1 августында Татарстан Республикасының Тәтеш районы Берлек авылында туа. 1968 елда Казан сәнгать училищесын, 1974 елда И.Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый. 1980 елда Казанда Россия сәнгать академиясенең иҗат остаханәсендә белем ала. Ул Татарстан һәм Россия милли сәнгатенең күренекле вәкилләренең берсе, Россия Рәсәй рәссамнар берлеге әгъзасы.

Шамил Шәйдуллин - хәзерге татар һәм рус мәдәниятендә күренекле шәхесләрнең берсе иде. 2021 елның июнендә хәзерге заман сәнгать галереясендә аның  "Нокта" (ТОЧКА) исеме астында зур күргәзмәсе узды. Күргәзмә галереяның 3 катында да урнашкан иде, күргәзмәдә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да булды һәм рәссамның иҗатын югары бәяләде.

Татарстаннан читтә яшәүче туганнарын көтү сәбәпле хушлашу вакыты өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Шамил Мортаза улы Шәйдуллинның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International