Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында татарча КВН уены узачак һәм фильмнар күрсәтеләчәк. Чаралар 15 август Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узачак.
Мәскәүлеләр өч фильм карый алачак.
Башлана 16:00 сәг.
«Аура любви» кинотасмасы язучы Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше Сәрвәр Әдһәмовага багышлана.
Документаль фильм 2003 елда "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Автор һәм алып баручы Рәйсә Гәрәева.
Режиссер - Роза Сабитова.
Дәвамы - 30 мин.
Чарада Кави Нәҗминең оныгының улы Константин Колпаков катнашачак.
Режиссер һәм продюсер Сергей Батаев үзенең ике фильмын тәкъдим итәчәк.
"Старый вояка" дип аталган кыска метражлы лентасын режиссер беренче тапкыр 2018 елда күрсәтте. Әлеге фильмда соңгы ролен СССРның халык артисты Владимир Этуш уйнаган.
Дәвамы - 12 мин.
«Бойцовская рыбка» кыска метражлы фильмын төшерү Татарстан Республикасының Алексеевск районында узган. Төп рольләрне актер Сергей Горобченко һәм "Ленком" театры актрисасы Наталья Щукина башкарган.
Дәвамы - 23 мин.
Фильмнарны карау өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdSQad9y- afUt9Ps1lJrWdd56mAxu464jaom9VNnuKBXtGmvQ/viewform
18.00 сәгатьтә татарча КВН уены булачак.
Уен Татарстанның "Әйдә, шаяРТ" КВН татар лигасы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән узачак.
Уенда Үзәк федераль округның барлык төбәкләреннән, шулай ук Мәскәүдән дә командалар катнашачак.
Уенга килергә теләүчеләргә теркәлү узу сорала
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdV0f1Rw05Y3zTO5b29E11q MRZ5xqVVG8llNyq7ueIEOdBQ5A/viewform
Чыганак: Татарстанның РФ Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте: https://tatmsk.tatarstan.ru/index.htm/news/1999948.htm