17 майда Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Төмән шәһәрендә 2013 ел Универсиадасы уты эстафетасын тапшыру тантанасында катнашачак.
Универсиада уты – бөтендөнья студентларының бердәмлеге, татулыгы символы. 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы эстафетасының Бөтендөнья универсиадалары тарихында тиңдәше юк.
Ут кабызу тантанасы Парижда Сорбонна Университетында – Европаның иң борынгы һәм иң абруйлы уку йортларының берсендә узды. Тантаналы чараның нәкъ менә Парижда үткәрелүе очраклы түгел. Чөнки 1923 елда шушы шәһәрдә тарихта беренче буларак Бөтендөнья студентлар спорт уеннары уза.
2012-2013 елларда «Седов» җилкәнле көймәсе, Россия дәүләтчелегенең 1150 еллыгына һәм бөек географик ачышларга багышлап, дөнья тирәли су буйлатып сәяхәт ясады. 2012 елның 15 июлендә әлеге көймәдә махсус колбада кабызылган Универсиада Уты тантаналы рәвештә урнаштырылган иде. Дөнья тирәли сәяхәт вакытында Ут дөньяның 5 кыйтгасында булды һәм 100 000 километрдан күбрәк ара узды. Мурманск дәүләт техник университеты курсантлары Утны саклаучылар һәм 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы вәкилләре булдылар.
2013 елның гыйнварыннан июленә чаклы эстафетаның Россия этабы уза. Ут эстафетасы чаралары илнең 30 студентлар шәһәрендә үткәрелә. Факелны спортта, җәмәгать эшчәнлегендә, укуда зур уңышларга ирешкән студентлар, үрнәк волонтерлар, төбәкнең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, югары уку йортлары ректорлыклары һәм төбәк администрацияләре вәкилләре йөртте.
Эстафета 2013 елның 6 июлендә Казанның Тантаналар стадионында Ут касәсен кабызу белән төгәлләнәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте