Россия буенча турнесы кысаларында күренекле француз пианисты Жаки Террассон триосы Казанда джаз концерты бирәчәк. Ул 22 майда кичке сәгать 7 дә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.
Жаки Террассон һәм аның триосы музыкантлары тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итә торган, нечкә зәвыклы джаз тәкъдим итәчәк.
Тулырак мәгълүмат: http://afrus.ru/kazan/ru/2013/04/c-642, 292-78-65, 277-18-22, 89173907500.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте