Татарстан Республикасының Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры гадәти булмаган концертка чакыра. Ул 20 майда кичке сәгать 6 да башлана.
Музыкантлар беренче тапкыр “рәсми рәвештә” оркестр өчен Италиянең Кремона шәһәрендә сатып алынган кыллы уен кораллары коллекциясен тәкъдим итәчәкләр. Иң “өлкән” скрипкага 270 ел, ул Тесторе тарафыннан ясалган. Оркестрда әле тагын XIX гасырда, җөмләдән, Гальяно ясаган, ХХ гасырда ясалган, шулай ук бөек осталар өлгеләре буенча җитештерелгән яңа уен кораллары бар.
Бүгенге көндә оркестрның уен кораллары коллекциясе Италиядән килгән 24 уен коралыннан – скрипкалар, альт, виолончельләр, контрабастан тора. Тиздән Казанга тагын 4 уникаль уен коралы китереләчәк.
Оркестр, “Италия кунаклары”н беренче тапкыр камера составында тәкъдим итеп, аларның ничегрәк яңгыравын ишеттерәчәк.
Керү ирекле (концерт Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Мәгарә залында узачак).
Хөрмәтле журналистлар! 17 майга кадәр +79377797750 телефонына шалтыратып аккредитация узарга мөмкин.
Элемтә өчен: +79377797750, +7(843)236-73-65 (Наталья Лукина), http://www.tatarstan-symphony.com/.