17 майда Арча Мәдәният йортында «Гармун төрле була» дигән Республика гармунчылар бәйрәме була

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

17 май көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәният үзәге, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты Арча шәһәрендә «Гармун төрле була» дигән Республика гармунчылар бәйрәмен уздыра.

Бәйрәмдә беренче татар профессиональ гармунчысы Фәйзулла Туишев исемендәге XIII Республика гармунчылар конкурсы лауреатлары һәм дипломантлары катнашачак.

Конкурска һәм гармунчылар бәйрәменә республиканың 25 районыннан, Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасы һәм Самара  өлкәләреннән башкаручылар киләчәк.

Бәйрәм 18.00 дә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International