13 майдан 20 майгача Анкарада Халыкара Яшьләр һәм спорт бәйрәме үткәрелә

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

13 майдан 20 майгача Анкарада Халыкара Яшьләр һәм спорт бәйрәме үткәрелә. Бай тарихлы, шанлы традицияләргә ия булган Төркия мәмләкәтендә яшьләргә аеруча игътибар зур. Һәр ел саен биредә Яшьләр һәм спорт бәйрәме киң колач белән билгеләп үтелә.

Яшьләр һәм спорт көне Төркиянең төп милли бәйрәмнәреннән санала.  Башка патриотик рухтагы дөньяви проектлардан аермалы буларак, әлеге халыкара тантананы төрекләр аеруча үз итәләр. 19 май көне оешмаларда ял көне буларак игълан ителә. Һәркем бу көнне туганнарына кунакка бара ала, шулай итеп сәяси бәйрәм гаилә, дуслар белән очрашу өчен менә дигән форсат, ди төрекләр үзләре.

 Бу көнне паркларда төрле спорт уеннары оештырыла, һәр теләгән кеше үзен сынап карый ала. Быел бу халыкара фестивальгә катнашырга  Татарстаннан да  вәкилләр чакырылды. Үзенчәлекле тамашада 25 илдән 400ләп артист чыгыш ясый.  Төрки халыкларның җыр һәм биюләре белән үрелеп барачак бәйрәмнең максаты: халыклар арасындагы дуслык һәм татулык төшенчәләрен күрсәтү. Фестиваль төрек башкаласы Әнкараның мәдәни тормышында зур вакыйга буларак билгеләп үтелә.

Бүген Ататөрек исемендәге мәдәният йортында журналистлар төрки дөнья музыкасын башкаручы ансамбль белән очрашты. 2002 елда нигез салынган ансамбль татарларның “Ай былбылым” җырын да яратып башкара.  Төрки дөньяның төрле илләрендә чыгыш ясаган, шул исәптән Татарстанда да, артистлар ТӨРЕКСОЙ оешмасы оештырган барлык чараларда да актив катнаша.

Фестивальнең ачылышы 15 май көнне Ататөрек төрбәсен зиярәт кылудан башлана. Ататөрек - Төрек Республикасының беренче Президенты.  Нәкъ менә әлеге  шәхес яшьләргә бу бәйрәмне бүләк иткән дә инде, дип хәбәр итә Анкарадан “Интертат” журналисты Мөршидә Кыямова.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International