Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының Кече залында Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының «Язын бозлар акканда» исемле спектакле була

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

25 май көнне 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының Кече залында Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры тарафыннан Зөлфәт Хәкимнең «Язын бозлар акканда» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакле була.

«Язын бозлар акканда» спектакленең премьерасы январь аенда булган иде. Спектакльне тәнкыйтьчеләр карап, өңай бәя бирделәр.

Театр традиция буенча ай саен Казанда – Камал театрының Кече сәхнәсендә чыгыш ясый.

Белешмә

Спектакльнең режиссеыр -  Рамил Фазлиев. Композитор - Марат Ахметшин. Художник - Татарстанның  М.Җәлил һәм Г.Тукай  исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык һәм Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Сергей Скоморохов.

Беркемгә дә билгеле булмаган үзешчән композитор Ваяз, радиодан яшь җырчы Гөлия Мамдиеваның тавышын ишетеп гашыйк була, аңа җырларын бирергә хыяллана, ләкин әлегә яшь егетнең торырга үз куышы да юк. Ул классташы Әмирне очратып, ел да бозларда агып китүче балыкчы- Гакиф йортында яши башлый. Нишләргә белмәгән егетләр фахишә чакыртырга уйлыйлар һәм төрле маҗараларга дучар булалар: бурычын сорап фатир хуҗасы килә, балыкчы карт кайта,бер-бер артлы кызлар килә...

Хөрмәтле журналистлар! Аккредитация өчен телефоннар: (84369) 2-21-54, 89172580168 Раиля Равилевна, (84369) 2-21-34, 89872269231 Ландыш Нуртдиновна.

Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International