Сукыр һәм күзләре начар күрә торган балалар өчен иң яхшы басмага VIII Бөтенроссия конкурсы йомгаклары ясалды

2013 елның 14 мае, сишәмбе

Сукыр һәм күзләре начар күрә торган балалар өчен иң яхшы басмага VIII Бөтенроссия конкурсы йомгаклары ясалды.

Конкурсны Сукырлар өчен Россия дәүләт китапханәсе, Россия китапханәләр ассоциациясе (инвалидларга хезмәт күрсәтүче китапханәләр секциясе), «Логосвос» матбугат-полиграфия тифлоинформация комплексы, Мәскәүнең «Репро» матбугат-полиграфия берләшмәсе, китапханәләр хезмәттәшлеге төбәкара үзәге, “Һәркем өчен мәгълүмат” ЮНЕСКО программасының Россия комитеты оештырган.  

Конкурста 46 оешма һәм аерым кешеләр катнашты, алар тарафыннан 109 эш тәкъдим ителгән иде. Конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасының “Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе “Рельефлы-нокталы шрифтта иң яхшы басма” номинациясендә II дәрәҗә дипломга лаек булды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International