КФУның «МАНЗАРА» күргәзмәләр залында Рудольф Нуриевка багышланган «Балет» күргәзмәсе ачыла

2013 елның 14 мае, сишәмбе

14 майда 16.00дә КФУның «МАНЗАРА» күргәзмәләр залында Рудольф Нуриевка багышланган  «Балет» күргәзмәсе ачыла. 2013 елда Рудольф Нуриевның 75 еллык юбилее билгеләп үтелә (1938-1993). БДБ Рәссамнар һөнәр берлегенең Казан бүлекчәсе рәссамнары бу күргәзмәләре белән биюченең 75 еллыгын халыкара дәрәҗәдә билгеләп узуда катнашалар.   

Идеяне Казан Федераль университетының сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы укытучылары да яклап чыктылар. Алар студентларны бу проектта катнашырга җилкендерделәр.  Күргәзмәдә илледән артык картина куелган. Алар арасында Татарстан Республикасының Халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов, Лада Аюдаг, Ирина Краснова-Волгина, Татьяна Никашина, Татьяна Тэнч, Дина Кучинская, Дина Лебедева, Ирина Бадюгина һәм башкалар эшләре бар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International