Ислам Республикасы Иранда (Тәһран шәһәрендә) 1 майдан 10 майга кадәр узган халыкара китап күргәзмәсендә Татарстан Республикасы китап экспозициясе эшләде. Бу чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Иранның Татарстандагы Генераль консуллыгы тарафыннан оештырылды.
Иран китап күргәзмәсе 26 нчы тапкыр уздырыла. Ул дөньяда иң зур китап күргәзмәләренең һәм Шәрекъның иң күренекле ел вакыйгаларының берсе булып тора. Бу күргәзмә 125 мең кв. метр зурлыктагы мәйданда урнашкан, анда 77 илдән 300дән артык нәшрият катнаша.
Татарстан экспозициясе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Архив идарәсе фондларындагы, шулай ук республиканың әйдәүче нәшриятларында басылып чыккан китаплардан төзелгән иде. Болар – республика архивларында сакланучы фарсы телендәге сирәк һәм гаять кыйммәтле документлар, тәрҗемә басмалар, татар, рус, фарсы, инглиз һәм гарәп телләрендә тарихи, матур, фәнни-популяр, балалар әдәбияты. Г.Тукайның фарсы телендәге сайланма әсәрләр җыентыгы иранлыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Ул Иранның Татарстандагы Генераль консуллыгы ярдәме белән дөнья күрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Ислам Республикасы Иранның мәдәният һәм ислам мәгарифе министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу барышында мәдәният, китап нәшер итү, массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә хезмәттәшлек планнарына кагылышлы фикер алышу булды. Җөмләдән, Казанда татар телендә фарсы шигърияте антологиясен һәм Тәһранда фарсы телендә татар шигърияте антологиясен чыгару, иҗади чаралар алмашу, Тәһранда уза торган Массакүләм мәгълүмат чаралары фестивалендә катнашу турында сүз барды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте