2013 елның 14 маеннан 27 маена кадәр Казан шәһәренең М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә танылган артистның тууына 75 ел тулуга багышланган Балет форумы булачак.
Ике атна дәвамында форум кысаларында 9 спектакль һәм 3 гала-концерт күрсәтеләчәк. Тамашачылар игътибарына «Дон Кихот», «Жизель», «Баядерка», «Корсар» һәм «Аккош күле» кебек XIX гасыр хореографларының гүзәл әсәрләре тәкъдим ителәчәк. XX гасырның совет чоры биюләрен В. Васильев куйган «Анюта» һәм Л. Якобсон куйган «Шүрәле» әсәрләре аша күрсәтелә. Программага шулай ук хәзерге заман, ягъни «XXI гасырның классик әсәрләре» – Г. Ковтунның «Спартак» һәм А. Полубенцевның «Камелияле ханым» балетлары да кертелгән. Фестиваль кысаларында беренче тапкыр Мәскәү хореография академиясе студентлары чыгыш ясаячак. Фестиваль «Рудольф Нуриев. Мәңгелек белән бию» гала-концертлары белән тәмамланачак.
Биредә Мәскәү, Санкт-Петербург, Берлин, Амстердам, Лодон, Сеул, Лейпциг, Дрезден, Нью-Йорк шәһәрләреннән килгән 40 тан артык биюче һәм дирижер катнашачак.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне Рудольф Нуриев исемендәге XXVI Халыкара классик балет фестивале ачылуга багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Чара 2013 елның 14 маенда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының Ал залында булачак. Башлана – 14.30.
Мәгълүмат өчен: press@kazan-opera.ruяки тел.: 231 57 32, 8 950 320 88 66 (Елена Остроумова).
Пресс-конференциядә М. Җәлил исемендәге ТДАОБТ директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, СССРның Халык артисты, «Анюта» спектакленең хореографы һәм сәхнәгә куючысы Владимир Васильев (Мәскәү), театрның балет труппасы сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев, Россия Зур театры солисты, Нуриев фестивалендә катнашучы Евгения Образцова (Мәскәү), балет тәнкыйтьчесе, профессор Сергей Николаевич Коробков (Мәскәү) катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте