15 май көнне 18.30 сәгатьтә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татар дәүләт күчмә театрында 1963- 1985 елларда баш режиссер булып эшләгән, Равил Тумашевның туган көне - 90 яшьлек юбилее уңаеннан театрда аны котлау тантанасы булачак.
1923 елның 21 апрелендә Семипалат шәһәрендә театр сәнгате әһелләре гаиләсендә туган. Әтисе Семипалат рус драма театры каршындагы татар труппасының режиссеры, әнисе шул труппаның артисты, киләчәктә данлыклы режиссер буласы Кәшифә Тумашева.
Театрда эшләгән дәвердә Равил Тумашев алтмышка якын спектакль куя. Алар арасында дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләреннән тыш яшь драматургларның беренче әсәрләре күп. Соңгысы — аның иҗат биографиясенең иң игелекле өлеше. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Ризван Хәмид, Юныс Сафиуллин, Юныс Әминев кебек драматургларның беренче әсәрләрен сәхнәгә нәкъ менә Равил Тумашев күтәрә.
Юбилярны котлаганнан соң, тамашачыларга, кунакларга Ш.Камал пьесасы буенча куелган “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакле күрсәтеләчәк.
Мәгълүмат өчен: 89274138206, e-mail.: ruzaliyagaziz@gmail.com
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте