16 майда 11:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече залында Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале программасына багышланган матбугат конференциясе уза. Конференциядә катнашалар: Фәрит Бикчәнтәев – Россиянең һәм Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең сәнгать җитәкчесе; Нияз Игъламов – фестивальнең Тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзасы, театр тәнкыйтьчесе; Айгөл Дәүләтшина – фестивальнең матбугат үзәге җитәкчесе.
Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале Казанда 3-7 июнь көннәрендә узачак. XI “Нәүрүз” фестиваленең төп программасына Россиядәге төрки телле республикаларның, шулай ук Төркия, Азербәйҗан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм башка илләрнең драма һәм курчак спектакльләре керәчәк.
Хөрмәтле журналистлар! Аккредитация өчен телефоннар: (843) 293-83-18, 8-9274-40-70-70
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте