15 майдан 18 майга кадәр «Әкият» татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә Уфа шәһәренең Башкорт дәүләт курчак театры гастрольләре уза.
Казан тамашачылары игътибарына В. Аношкинның «Вовка тыюлыкта» спектаклен күрсәтәчәкләр, әсәр бүгенге көндә бик популяр булган зур курчаклар катнашында куела. Әкиятнең максаты бик гади, шул ук вакытта бик мөһим дә. Тагын бер тапкыр яшь тамашачыларыбызның исләренә төшереп үтәсе килә: табигатьне саклагыз, учаклар якмагыз, урманнарны чүпләмәгез!
Героебыз Вовка тылсымлы тыюлыкка килеп эләккәч, бу кагыйдәләрнең берсен дә үтәми, шуңа да әкияти урман зур бәлагә дучар була. Урманны әлеге фаҗигадән кем коткарыр соң? Моны бары тик төп каһарманыбыз гына булдыра алачак, бәлки шунда ул табигатьнең матурлыгын бәяләргә өйрәнер?!
Спектакльнең режиссеры – Борис Ларионов, рәссамы – Наталья Бирюкова, композиторы – Айрат Нәбиев.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте