“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Спорт, сәламәтлек, матурлык” (Рәсем. Графика. Скульптура) күргәзмәсе ачылды

2013 елның 13 мае, дүшәмбе

Универсиада алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә әлеге зур спорт бәйрәменә багышланган “Спорт, сәламәтлек, матурлык” (Рәсем. Графика. Скульптура) дип аталган күргәзмә ачты. 

Күргәзмә Дәүләт Третьяков галереясе (Мәскәү), Дәүләт Рус музее (Санкт-Петербург), Физик культура һәм спорт үзәк музее (Мәскәү) катнашында оештырылды. Алар үз фондларыннан экспозициягә кую өчен экспонатлар бирде. Тамашачылар XX гасырның танылган рәссамнары Александр Самохвалов, Александр Дейнеки, Иван Шадр, Александр Родченко һәм тагын шундый үз иҗатында спорт тематикасына мөрәҗәгать иткән осталарның эшләре белән таныша ала. Күргәзмәдә шулай ук декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре: кубоклар, медальләр һәм төрле елларда уздырылган олимпиадалар һәм дөнья чемпионатлары символикасы төшерелгән экспонатлар да күрсәтелә. Экспозициядә Татарстан рәссамнарының милли бәйрәмебез Сабантуй күренешләре сурәтләнгән иҗат әсәрләре дә куелган.

Экспозициядә күренекле фотографлар Г.Козлов, А.Шлыков, И.Чирков, Ф.Зыятдинов һәм кайбер яшь авторларның Универсиада алдыннан уздырылган спорт ярышларында төшерелгән фотосурәтләре куелган.  

Күргәзмә 2013 елның 21 июленә кадәр эшләячәк.

Мәгълүмат өчен: 567-80-43, 567-80-58, e-mail: galereya.hazine@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International