Тинчурин исемендәге театрда В.Шекспирның «HAMLET. КҮРЕНЕШЛӘР» спектакленең премьерасы була

2013 елның 13 мае, дүшәмбе

21 май, 18.30 сәгатьтә «HAMLET. КҮРЕНЕШЛӘР» спектакленең премьерасы булачак. Шекспир пьесасы буенча ике пәрдәлек трагедия. Оригиналы һәм М.Лозинскийның русча варианты буенча Нәкый Исәнбәт тәрҗемәсе. Шекспир трагедиясе 100 кешегә исәпләнгән зур булмаган мәйданчыкта күрсәтеләчәк.

«Һәр бәхетле гаилә бертөсле бәхетле, һәр бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсез». Шекспирның принц Гамлет хакындагы танылган әсәрендә, тамашачаны күптән  таныш Дания гаиләсе турындагы “көтелмәгән” кыйсса көтә. Әсәрдә, бер караганда, дөнья язмышы түгел, тамашачаны үзенә җәлеп иткән патша гаиләсе һәм аларның якыннары арасындагы “үтә киеренке” вакыйгалар сурәтләнә кебек. Ләкин хәтта бер гаилә мисалында гына да  дөреслекне бәян итәргә һәм көтелмәгән нәтиҗәләр белән таң калдырырга  мөмкин.

Режиссеры һәм сценография авторы – РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин, костюмнар буенча рәссамы   – Мария Силантьева, пластик хәрәкәтләр авторы  – Мария Лазукова, сугыш сәхнәләрен куючы – Константин Ежков, нәфис сүз         ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Нуриев.

Гамлет ролен яшь артист Артем Пискунов башкарачак. Рольләрдә: ТРның халык артистлары: Зөфәр Харисов, Җәмилә Әсфәндьярова, Илгизәр Хәсәнов, ТРның атказанган артистлары: Шамил Фәрхетдинов, Ренат Шәмсетдинов, артистлар Зөлфәт Закиров, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Харис Хөснетдинов, Резеда Сәләхова, Айгөл Галиуллина, Самат Вәлитов, Рамис Каримов

Мәгълүмат өчен: 89274138206, e-mail.: ruzaliyagaziz@gmail.com. К.Тинчурин театрының матбугат үзәге.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International