Әнкарәда ТЮРКСОЙ һәм Төркия Республикасының Яшьләр һәм спорт министрлыгы оештырган Халыкара яшьләр һәм спорт фестиваленең тантаналы чаралары узачак

2013 елның 13 мае, дүшәмбе

ТЮРКСОЙ һәм Төркия Республикасының Яшьләр һәм спорт министрлыгы оештырган Халыкара яшьләр һәм спорт фестиваленең тантаналы чаралары һәм концертлары Әнкарәда 2013 елның 13 маеннан 20 маенача узачак. Дөньяның 25 иленнән килгән 400 артист онытылмас тәэсирләр калдырачак тантанада төрки халыкларның җырларын һәм биюләрен башкарачак.

Чыгышларның төп темасы – халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге.

Фестивальне ачу тантанасы 2013 елның 15 маенда Төркия Республикасының беренче президенты Ататөрек Мавзолеена зиярәт кылудан башланачак.  Дөньяның төрле почмакларыннан килгән бизәкле, күзләрне камаштырырдай костюмнар кигән яшьләр башкаланың төп урамы буйлап узачаклар, көн азагында Әнкарәның Аныттепе стадионында тантаналы концерт булачак.

2013 елның 16 маенда төрки илләрдән килгән сәнгать осталары ТЮРКСОЙ штаб-фатирында истәлек стеласы ачуда катнашачак. Аңа Икенче Төрек Канагаты Билге-каганга куелган кабер ташыннан алынган сүзләр язылган.

Фестивальне ябу тантанасы 2013 елның 19 маенда «Әнкарә Арена» Спорт һәм яшьләр сараенда узачак. Тынычлык кошына багышланган хореографик композициядә төрле илләрдән килгән артистлар катнаша. Концертта төрек спортчылары һәм эстрада йолдызлары да чыгыш ясаячак.

Тантананың йомгаклау өлешендә дөньяның төрле илләреннән коллективлар үз осталыгын күрсәтәчәк. Фестивальдә катнашучылар бергәләп бөтен төсләрне үз эченә алган зур бер «келәм» хасил итәчәкләр һәм традицион төрек биюләрен башкарачаклар.

Бүген, 13 майда, Татарстан Республикасының Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыка ансамбле тантанада катнашу өчен Төркиягә китте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International