Зөя утрау-шәһәрчегендә «Халык көймәсе» фестивалендә халык суднолары төзелеше һәм суднолар йөреше экспертлары, энтузиастлар, туган якны өйрәнүчеләр, традицион мәдәният өлкәсе белгечләре катнашачак.
Программада:
-монотип ишкәкле көймәләрдә ярышлар;
- «Бурлак артельләре» ярышлары;
- халык көймәләре һәм Совет чорындагы көймә моторлары күргәзмәсе;
- фольклор концертлары һәм заманча этномузыка;
- лекторий;
- ярминкә;
- традицион һөнәрчелек, суднолар төзү, диңгез төеннәрен бәйләү, балыкчылык, кулинария буенча өлкәннәргә һәм балаларга мастер – класслар.
Фестиваль кысаларында тантаналы рәвештә зур агач көймәне елгага төшерү вакыйгасы булачак. Узган елның гыйнварында суднолар төзү энтузиастлары һәм волонтерлар Зөя утрау-шәһәрчегендә тарихи елга судносы төзи башлаганнар иде. Алар 100 ел элек Иделдә йөргән сигез ишкәкле зур көймәгә охшаш көймә торгыза алдылар.
Гаризаларны 10 июльгә кадәр түбәндәге адреска җибәрү сорала: lodkivolgi@gmail.com
Тулырак мәглүмат белән Нигезләмәдә танышырга мөмкин
15-16 октябрьдә Зөя утрау-шәһәрчегендә «Елга тормышы» дип аталган фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция «Халык көймәсе» фестиваленең дәвамы һәм икенче этабы булачак.
Түбәндәге темаларны карау күздә тотыла:
• Бөек Идел юлы-тарих, заманча куллану;
• Елга суднолары төзелеше — тарих һәм заманча перспективалар:
• Рекреацион ресурс буларак елагалар;
• Мәдәни маршрутлар һәм мәдәни ландшафтлар буларак елга юллары;
• Россиядә халык суднолары төзелеше;
• Экология һәм елгалар географиясе;
• Елга фольклоры.
Гаризалар һәм чыгышлар 1 августка кадәр кабул ителә.
Проект турында мәгълүмат: https://starayavolga.com