Татарстан Республикасы Милли музеенда “Музейда Бер көн һәм Бер төн” дигән чара уза

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

Ел саен 18 майда Халыкара музейлар көне бәйрәм ителә. Бу көнне музейлар барлык кешегә ачык, аларга керү бушлай. Бәйрәм уңаеннан яңа күргәзмәләр ачу, фестивальләр, тематик лекцияләр, экскурсияләр, фәнни укулар, балалар белән махсус дәресләр, театральләштерелгән тамашалар уздырыла.

Татарстан Республикасы Милли музеенда Халыкара музейлар көне 2003 елдан бирле уздырыла. 2013 елда Халыкара музейлар көне “Музейлар (Хәтер+Креативлык) = Социаль үзгәрешләр” шигаре белән уза.

Мәгълүмат өчен:  292-32-18.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International