Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен махсуслаштырылган китапханәдә һәм аның филиалларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә .
8 майда хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Казанның «Электроконтакт» ҖЧҖ радиоузелында “Россия тарихында вакыйгалар хроникасы” циклыннан “Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне” дигән мәгълүмати тапшыру уздырдылар.
«Елабуга Укупр Пласт» ҖЧҖ радиоузелында Алабуга филиалы белгечләре тарафыннан әзерләнгән “Исәннәргә дан, һәлак булганнарга мәңгелек истәлек” дигән тапшыру булды.
Чаллы филиалында “Алар безгә тормыш бүләк итте” дигән әдәби-музыкаль композиция узды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте