Татарстан Республикасы Милли музеенда традицион Дьяконов укулары узачак

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

14 15 майда Татарстан Республикасы Милли музеенда традицион Дьяконов укулары узачак. Алар күренекле музей эшлеклесе, 1941–1978 елларда ТАССР Дәүләт музее директоры булып эшләгән Владимир Михайлович Дьяконовның казанышларын тану йөзеннән 1996 елдан бирле уздырыла.  

Укулар музей эшен өйрәнү юнәлешендә алып барыла һәм Татарстан музейлары белән башка төбәкләр музейлары арасында һөнәри диалог урнаштыруның төп рәвеше булып тора. Чыгышларның эчтәлеге һәм тематикасы хәзерге тормышның әһәмиятле вакыйгалары, күренекле тарихи һәм музей даталары белән бәйле билгеләнә.

2013 ел укуларының темасы: «Хәзерге җәмгыятьтә музейлар: үсеш юнәлешләре».

Түбәндәге темалар тикшерүгә тәкъдим ителә:

- Экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге: яңа эчтәлек, мәгълүмати технологияләр файдалану тәҗрибәсе;

- Мәдәни-мәгариф эшчәнлеге: максатчан аудиторияләр белән эшләү рәвешләре;

- Музейлар һәм мәдәни туризм;

- Музейларда уңай социаль кыйммәтләрне һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру;

- Музейларны үстерү ресурслары буларак социомәдәни проектлар.

15 майда укуларда катнашучылар Самосырово һәм Арча зиратларына барып, вафат булган музей хезмәткәрләренең каберләренә чәчәкләр куячаклар.

Өстәмә мәгълүмат: 292-32-18, httр://www.tatar.museum.ru/.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International