18 майдан 24 майга кадәр “Казанда Төрек киносы көннәре” фестивале узачак

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

18-24 майда “Мир” кинотеатрында Төркия кинематографистлары картиналары күрсәтеләчәк. Фильмнар “Казанда Төрек киносы көннәре” фестивале кысаларында тәкъдим ителәчәк.

Проект кино күрсәтү, иҗади очрашулар һәм фикер алышулар, осталык дәресләреннән һәм башка шундый чаралардан тора. Фестиваль Төркиянең Мәдәният министрлыгы, Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ярдәме белән Төркия мәдәнияте белән  яхшырак таныштыру максатында уздырыла.

Төрек киносы көннәре программасы белән Төркия кинематографиясенең күренекле әһелләре һәм консуллык вәкилләре таныштырачак.

Фестивальдә “Биш вакыт”, “Тиешле тәсбих түгел бу”, “Моммо албасты”, “Мин “ноль” дип әйткәч”, “Бал”, “Минем әтием һәм минем улым”, “Әшрәфпашалы кешеләре”, “Акылыңа кил!”, “Ак фәрештә”  дигән хәзерге заман төрек фильмнары күрсәтеләчәк. Әлеге картиналарның күбесе конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңү яулаган.

Фестиваль программасының беренче көннәрендә режиссерлар тамашачы белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирәчәкләр, шулай ук фильмнар калдырган тәэсирләр белән уртаклашу булачак.

Өстәмә мәгълүмат өчен: 272 45 29.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International