Республикабыз өчен күренекле вакыйга – XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына багышлап Рәшит Кәлимуллин фортепиано өчен балалар пьесалары цикллары иҗат итте. Аның беренчесе – “Сөекле Казаным” дип атала һәм ике дәфтәрдән тора: “Казан – спорт шәһәре” һәм “Сөекле Казаным”. “Дөнья шәһәрләре” дип аталган икенче цикл ике дәфтәрдән тора.
Җыентыклар республиканың музыка мәктәпләре укытучыларына һәм укучыларына И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының концерт залында 14 майда көндезге сәгать 2дә тәкъдим ителәчәк.
Пьесалар музыка училищесы, Казан федераль (Идел буе) университеты, Зеленодольск шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе, Казан театр училищесы укытучылары һәм укучылары башкаруында яңгыраячак.
Элемтә өчен: 236-00-01, 238-39-10.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте