Сукырлар өчен махсуслаштырылган китапханәнең уку залында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган «Жиңүче халык үз каһарманнарын онытмас» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.
Күргәзмәдә сугыш турында кәгазьдә басылган һәм башкача нәшер ителгән китаплар, рельеф-график материаллар куелган.
Китап күргәзмәләре шулай ук китапханәнең филиалларында да уза. Казан филиалында «Бөек батырлык эзеннән» күргәзмәсе, Чаллы филиалында «Барысы да сугыш турында», Алабуга филиалында «Ә мин сугыш турында китаплар укыйм һәм ата-бабаларның батырлыгын онытмыйм» дип аталган китаплардан, рәсемнәрдән төзелгән күргәзмә-экспозиция эшли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Матбугат хезмәте