"Казан Кремле" музей-тыюлыгында «Келәм сәнгате-мәгънәләр эволюциясе» күргәзмәсе эшли башлый

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Республикабыз башкаласында беренче тапкыр Әзербәйҗан келәм сәнгатенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган масштаблы экспозиция күрсәтелә. Казан халкы келәмнәр туку тарихы, орнамент үзенчәлеге, хәзерге заман алымнарын кулланып башкарылган уникаль келәмнәр җыелмасын күрә алачак. Баку шәһәрендә урнашкан Әзәрбәйҗан милли келәм музее дөньяда XIX-XX гасырларда тукылган келәм сәнгатенең искиткеч классик әсәрләрен туплаган беренче музей. Аларның һәркайсы орнаменты, техник алым үзенчәлекләре белән аерылып тора.

2010 елда Әзербайҗан келәм туку сәнгате ЮНЕСКОның матди булмаган мираслар исемлегенә кертелсә дә, бүгенге көндә ул борынгы традицияләрне саклап калып яңа алымнар белән баетыла. Хәзерге заман рәссамнары борынгы һөнәр үсешен яңа юнәлештә сурәтли. Моның ачык мисалы - нәкъ менә әлеге күргәзмәдә тәкъдим ителгән традицион Әзербәйҗан келәмнәре, CHINGIZ иҗади тәхәллүсе астында эшләүче Чыңгыз Бабаевның автор әсәрләре. Күргәзмәдә күрсәтеләчәк документаль фильмда CHINGIZ иҗади процессның серләрен ачачак, традицион келәм фәлсәфәсе һәм аның заманча тукылуы турында бәян итәчәк.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышында проектның кураторы – Әзербәйҗан Милли музее директоры Ширин Меликова, шулай ук заманча келәмнәр авторы Чыңгыз Бабаев үзе катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International