Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яңа Мәдәният йорты ачылды

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

6 майда, авыл клублары төзү программасы кысаларында, Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яңа Мәдәният йортын ачу тантанасы узды. Клубның концертлар залы 200 урынга исәпләнгән, шулай ук бильярд залы да бар. Авыл клубы яңа музыка кораллары белән җиһазландырылган.

Чара барышында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов һәм сугыш ветераны Гыйльфан Насыйбуллин Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә мемориалда мәңгелек ут кабыздылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International