Республика балалар китапханәсе директоры Мөхәммәтгәрәева Ирина Дамир кызының, әнисе Мөхәммәтгәрәева Людмила Валентин кызы вакытсыз вафат булу сәбәпле, кайгысын уртаклашабыз.
Мөхәммәтгәрәева Людмила Валентин кызы 21 июньдә 60 яшендә вафат булды. Ул Яр Чаллы шәһәре мәгариф системасында ун елдан артык хезмәт куя, Яр Чаллы шәһәренең авыр балалар белән эшләү буенча директор урынбасары булып эшләгән, Яр Чаллы шәһәренең 37 нче мәктәбе базасында Хобби-үзәк иҗат коллективы җитәкчесе булган.
Людмила Валентин кызы үзенең гомерен балаларга иҗади белем бирү эшчәнлегенә, шулай ук авыр яшүсмерләрне тәрбияләү эшенә багышлый.
Гаиләсенең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.