11 майда Татарстанның Табигать тарихы музее барлык теләүчеләрне осталык дәресләренә чакыра:
• 12.00 – «Үз кулларың белән ясалган курчаклар» осталык дәресе. Табигый материаллардан (камыш, салам, курыс) уенчыклар ясау традициясенең тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Бу көнне һәркемгә халык иҗатының әлеге мавыктыргыч төрендә үзен сынап карау мөмкинлеге биреләчәк. Катнашучыларда эш барышында үз кулларың белән ясалган әйберләрнең матурлыгы, материалларның табигый сыйфатлары турында белемнәр һәм аларны куллану ысуллары, табигатькә сакчыл караш турында төшенчәләр формалаша.
• 13.00 – Кызыклы фән лабораториясендә «Табигый! Фән» дигән фәнни-кызыксындыру тамашасы. Мавыктыргыч тәҗрибәләр барлык катнашучыларда онытылмас тәэсирләр, уңай кичерешләр тудырачак.
• 14.00 – «Кәгазь пластикасы. Кәгазь ясау» осталык дәресе. Кәгазь ясау бүгенге көндә чын сәнгать югарылыгына күтәрелде һәм көннән-көн киң таралыш ала.
Осталык дәресләре өчен барлык материалларны да музей бирә.
Өстәмә мәгълүмат өчен: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы (843) 567-80-37, (843) 567-80-35, http://www.kazan-kremlin.ru/museums/nature/.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте