Нижневартов федераль Сабантуй онлайн күрсәтеләчәк

2021 елның 18 июне, җомга

Бүген Нижневартов федераль Сабантуй уза. Ханты-Манси автономияле округы беренче тапкыр үзендә Бөтенроссия чарасында катнашучыларны кабул итә. Сабантуй оффлайн һәм онлайн форматта узачак, шул сәбәпле бәйрәмне Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә күрә алачак.

Тамашачыларны Татарстан сәнгать осталары концерты көтә. Шулай ук ачылу тантанасында Сабантуй бәйрәме символын Ульян өлкәсе вәкилләренә тапшырачаклар, киләсе елда Сабантуйны анда уздыру планлаштырыла. Тамашачыларны Татарстан сәнгать осталары концерты көтә.

«Арена» спорт комплексында милли көрәш ярышлары узачак. Сабантуй чаралары түбәндәге сылтама буенча трансляцияләнәчәк: https://vk.com/nashtatarstan?w=wall-85877975_136047

Федераль Сабантуйда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы делегациясе катнаша.

Федераль Сабантуйда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы делегациясе дә катнаша.

Татарстан Республикасы белән Ханты-Манси автономияле округы-Югра арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Төбәкләр арасында җылы мөнәсәбәтләр ата-бабаларыбыз тарафыннан ук урнаштырылган. Бүген көндә Ханты-Манси автономияле округы - Юграда халык саны буенча татарлар икенче урында торучы милләт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International