Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Кар барсына багышланган скульптура композициясенең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс игълан итә

2021 елның 18 июне, җомга

Конкурс ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан 2021 елның 1 июленнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә.

Бәйгедә РФ гражданнары һәм РФ территориясендә яшәүче скульпторлар һәм архитекторлар, профильле уку йортлары студентлары чакырыла.

Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 1 июленнән 10 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 йорт, каб. 113. электрон формада электрон почтага җибәрү сорала: Guzel.Kuteeva@tatar.ru

Скульптура композициясен урнаштыру Горно-Алтай шәһәрендә планлаштырыла. Конкурс турында Нигезләмә һәм гариза формасы белән түбәндәге сылтамада танышырга мөмкин: https://mincult.tatarstan.ru/tvorcheskiy-konkurs-na-luchshiy-eskizniy-proekt.htm

Белешмәләр өчен телефон: (843) 264 73 91, 264 74 38.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International