Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясе залларында 2013 ел Универсиадасына багышланган күргәзмә ачыла

2013 елның 7 мае, сишәмбе

«Спорт. Сәламәтлек. Матурлык» (Рәсем. Графика. Скульптура) күргәзмәсе “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә 13 майда көндезге сәгать 2 дә ачыла.  

Күргәзмә Дәүләт Третьяков галереясе (Мәскәү), Дәүләт Рус музее (Санкт-Петербург), Физик культура һәм спорт үзәк музее (Мәскәү) катнашында оештырылды. Алар үз фондларыннан экспозициягә кую өчен экспонатлар бирде. Тамашачылар XX гасырның танылган рәссамнары Александр Самохвалов, Александр Дейнеки, Иван Шадр, Александр Родченко һәм тагын шундый үз иҗатында спорт тематикасына мөрәҗәгать иткән осталарның эшләре белән таныша алачак. Күргәзмәдә шулай ук декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре: кубоклар, медальләр һәм төрле елларда уздырылган олимпиадалар һәм дөнья чемпионатлары символикасы төшерелгән экспонатлар да күрсәтеләчәк. Россия рәссамнары белән беррәттән, экспозициядә Татарстан рәссамнарының милли бәйрәмебез Сабантуй күренешләре сурәтләнгән иҗат әсәрләре дә куелачак.

Экспозициядә күренекле фотографлар Г.Козлов, А.Шлыков, И.Чирков, Ф.Зыятдинов һәм кайбер яшь авторларның Универсиада алдыннан уздырылган спорт ярышларында төшерелгән фотосурәтләре куелган.  

Күргәзмә 2013 елның 21 июленә кадәр эшләячәк.

Мәгълүмат өчен: 567-80-43, 567-80-58, e-mail: galereya.hazine@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International