«Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен республика махсуслаштырылган китапханәсе” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе һәм аның филиаллары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган чаралар уздыра.
7 майда уку залында “Җиңүче халык үз каһарманнарын онытмас” дигән интеллектуаль уен узачак; Әлмәт филиалында – “Исәннәрнең хәтере тере” дип аталган чара; Бөгелмә филиалында – “Сугыш уты көйдергән балачак” дип аталган бәйрәм концерты; Алабуга филиалында – крайны өйрәнүгә багышланган “Җиңү балкышында сугыш шәүләсе бар” дигән тарих дәресе һәм “Син онытма, Ватан, ниләр булганын” дип аталган тарихи-патриотик кичә; Казан филиалында “Сугыш юллары “ дип аталган, Бөек Ватан сугышы чоры җырларына багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте