29 майда Галиәсгар Камал театрында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Әрем исе» спектакленең премьерасы булачак.
Танылган драматург, режиссер, Камал театры актеры Илгиз Зәйниевның «Әрем исе» пьесасы 2012 елның көзендә язылган. Әсәр шул ук елның декабрендә «Яңа татар пьесасы» бәйгесенең беренче премиясенә лаек булды.
Нәрсә турында бу әсәр? Кешенең гомер буе нәрсәдер эзләве турында ул: бәхет, мәхәббәт, тормыш мәгънәсен, үзен... Пьесаның төп герое Сәфәр дә, 35 ел элек шундый уйлар белән, беркемгә бернәрсә аңлатмыйча, үзеннән бала көтүче сөйгәнен, туганнарын ташлап туган авылыннан киткән. Эзләгәнен таба алганмы ул? Кайчандыр якын булган кешеләре: аны ихластан яраткан Сара, хурлыктан коткару өчен Сарага өйләнергә мәҗбүр булган дусты Марат, гомер буе Сәфәргә карата җавапсыз мәхәббәт кичереп яшәгән Рузия һәм бөтенләй таныш булмаган оныгы Нурзилә – кемнәр алар аның өчен хәзер? Бәлки, язмышларының мондый ачы булуына Сәфәр бик яраткан әрем исе гаепледер...
Камал театрында спектакльне сәхнәләштерү өчен Казанга Башкортстанның танылган режиссеры Айрат Абушахманов чакырылды.
Айрат Абушахманов – М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры режиссеры. Уфа сәнгать институтын һәм Мәскәүдә Россия театр сәнгате академиясен (ГИТИС, П. Хомский курсы) тәмамлаган. 2008 елда К.Кизиның «Пролетая над гнездом кукушки» спектакле өчен «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә илнең төп театраль премиясе – «Золотая маска» номинанты булган иде.
Рольләрдә – Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Ринат Таҗетдинов, Илдус Әхмәтҗанов, Зөлфирә Зарипова, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Эмиль Талипов, Алмаз Сабирзянов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм Нәфисә Хәйруллина.
«Әрем исе» спектакленең премьерасы 29 һәм 30 майда 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте