8 майда 11.00 дә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Татарстан – Җиңүнең тылдагы базасы” дигән күргәзмәдә “Байрак – Җиңү символы” дигән тантаналы чара уза. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгына багышланган бу чарада музей фондында сакланучы байраклар күрсәтелә.
Совет халкының сугыш чорындагы батырлыгына, ветераннарны, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен данлауга багышланган күргәзмәләр оештыру музейның яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Музейның хөрмәтле кунаклары – Бөек Ватан сугышы ветераннарына, “Сугыш чоры ахирәтләре” клубы әгъзаларына, шулай ук “сугыш сабыйлары”на (музей эше ветераннарына) концерт, әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителәчәк.
Милли музейның бер бүлеге булган Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы сугыш сәхифәләрен мәгълүмати баету, фронтта һәлак булган сугышчыларның исемнәрен кайтару буенча игелекле эш башкара. «Татарстан – Җиңүнең тылдагы базасы» күргәзмәсендә ТАССРның Биектау районы хезмәтчәннәре тарафыннан 146 укчылар дивизиясенең 512 укчылар полкына тапшырылган шефлык байрагы, ТАССРның Столбище районы хезмәтчәннәреннән 146 укчылар дивизиясенең 608 укчылар полкына тапшырылган байрак куелган.
Музей фондыннан Берлинны штурмлауда катнашкан 146 укчылар дивизиясенең 280 артиллерия полкына Бөгелмә районы хезмәтчәннәреннән тапшырылган сугышчан байракны алып чыгу чараның иң тантаналы мизгеле булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли музееның Матбугат хезмәте.
Мәгълүмат өчен: 292-32-18, www.tatar.museum.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте