IX Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашуга фестиваль штабының оештыру комитетына 130 заявка бирелгән инде. Кинофорумның Татарстан башкаласында 5 сентябрьдән 11 сентябрьгәчә узачагын искә төшереп китү фарыз. Конкурс программасына фестиваль тематикасына туры килә торган һәм, сайлап алу комиссиясе әгъзалары фикеренчә, югары сәнгать әсәре дип танылырлык фильмнар керәчәк.
Дөньяның 25 иленнән: Россия, Азәрбайҗан, Алжир, Албания, Бангладеш, Бахрейн, Бельгия, Бөекбритания, Германия, Мисыр, Индонезия, Иордания, Гыйрак, Иран, Казахстан, Катар, Кыргызстан, Ливия, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре,Төркия, Үзбәкстан, Украина, Франция, Швециядән уен жанрында һәм документаль жанрда (тулы метражлы һәм кыска метражлы) картиналар тәкъдим ителде.
«Кинематографиячеләр максатчан рәвештә үз фильмнарын Казан фестиваленә җибәрәләр, - диде "Татаркино" ДБМУ директоры Владимир Батраков. – Нигездә без фестиваль таләпләренә туры килә торган, “мәңгелек” темаларга – мәхәббәткә, иҗатка, тормыш мәгънәсен эзләүгә... багышланган картиналар алабыз. Узган ел фестивальгә тәкъдим ителгән 400 фильмнан нибарысы 10 картина, фестиваль тематикасына бөтенләй туры килмәүләре аркасында, тулысынча идеологик тыюга тап булды. Быел да шундый ук күренеш күзәтелә. Бу инде фестивальнең таныла баруын, һөнәри даирәләрдә аның турында фикерләр киң таралуын, Россиядә дә, чит илләрдә дә абруй казануын күрсәтә."
Казан кинофестиваленең рәсми сайты: www.kazan-mfmk.com
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте