«Региональ кино: проблема һәм перспективалар» темасына багышланган түгәрәк өстәл «Мир» кинотеатрында үтте. Чара Казанда 7-13 июньдә Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы көннәре кысаларында узды һәм Якутия АССР оешуга 100 ел тулуга багышланды. Кинематография хакында фикер алышуда режиссерлар Никита Аржаков, Эдуард Новиков һәм Дмитрий Кольцов, «Сахафильм» директоры Дмитрий Шадрин, Саха Республикасы кинематографистлар берлеге рәисе Республикасы кинематографистлар берлеге рәисе кинематографистлар берлеге рәисе Алексей Романов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм рухи үсеш бүлеге җитәкчесе Нюргуяна Илларионова катнаштылар.
Башкортстаннан исә «Башкортстан» киностудиясе директоры Юнир Әминев һәм Башкортстан Республикасы кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Буракаева килде.
Татарстан ягыннан ТР кинематографиясе берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова, «Татаркино» продюсеры һәм директоры Миләүшә Айтуганова, режиссерлар Алексей Барыкин, Илшат Рәхимбай һәм Наталья Топал чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәсе буларак Региональ кинематографны үстерү һәм ярдәм итү турында өч яклы резолюция булдыру, аны төбәк һәм федераль дәрәҗәгә тәкъдим итү турында Карар кабул ителде.