Сугыш һәм хезмәт ветераннары Шостаковичның Җиденче симфониясен тыңлады

2013 елның 6 мае, дүшәмбе

Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры бүген Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады. Концерт  алар өчен бушлай  яңгырады. Бәйрәм шәрәфенә оркестр музыкантлары һәм дирижер Георгий тасмалары таккан иделәр.  

Программада Шостаковичның мәшһүр Җиденче (“Ленинград”) симфониясе уйналды. Аның премьерасы 1942 елда була, шул ук елны ул чолганышта калган Ленинградта яңгырый. Партитурада композитор: “Фашизмга каршы көрәшүебезгә, дошманны тар-мар итеп, Җиңү яулавыбызга, минем туган шәһәрем Ленинградка үземнең 7нче симфониямне багышлыйм”, – дип язып калдыра.

Казанда бу монументаль әсәр тулысынча шул ук Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры башкаруында бары ике ел элек  кенә яңгырады, аңа кадәр Казан музыка сөючеләренең аннан бары өзекләр генә ишеткәне бар  иде.

Зал симфонияне сәгать ярым дәвамында диярлек таң калып тыңлады. Аннан соң алкышлар бик озак тынмады, музыкантларны сәхнәдән җибәрәселәре килмәде. Оркестр алкышларга җавап рәвешендә  Респигиның «Сугышчылар биюе» һәм үзенең визит карточкасын – А. Чайковскийның «Тимерләң Станы» дигән әсәрләрне башкарды.

Сугыш ветераннары өчен махсус май концертлары оештыру традициягә керде инде, алар өченче ел рәттән уздырыла.

Шушы программаны Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры Җиңү Көнендә Пермь шәһәрендә күрсәтәчәк. Биредә ике концерт биреләчәк, дип хәбәр итә оркестрның матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International