Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында “Музейның бер Көне һәм бер Төне” дигән чара уздырыла

2013 елның 6 мае, дүшәмбе

18 майда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында “Музейның бер Көне һәм бер Төне” дигән чара уздырыла.  

Бу көнне музей төнге сәгать 12гә кадәр эшләячәк. Алабугалыларга һәм шәһәр кунакларына махсус программалар, автор экскурсияләре, спектакльләр һәм тарихи реконструкцияләр тәкъдим ителә. 

Музейга килүчеләр Шишкиннар йорты интерьерында фотога төшә, Надежда Дурованың гусар формасын киеп карый, Өяз медицинасы музеенда “Май бәлзәмен” татый, Цветаева мемориалы Әдәби беседкасында учак тирәли утырып җырлар җырлый, шулай ук “Трактир” музей-театрында бик тәмләп кичке аш ашый алачак. 

Бәйрәм программасы 17.00 башланып  24.00 кадәр дәвам итәчәк.

Билет бәясе 100 сум.

Игътибар! Музей экспонаты булырлык берәр нәрсә алып килгән кешеләргә музейга керү бушлай.

Мәгълүмат өчен: 8 (85557) 7-86-00; 7-53-24

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International