18 майда Халыкара музейлар көнендә Алабуга музей-тыюлыгы “Музей калейдоскобы” дип аталган театральләштерелгән тамаша тәкъдим итә. Әлеге чара – шәһәрнең 1300 мәктәп укучысы – “Музей һәм мәктәп” дип аталган музей-мәгариф программасының башлангыч курсы тыңлаучылары өчен йомгаклау дәресе. Бу көнне балаларны күп кенә күңел ачу чаралары көтә. Программада – “Һөнәр осталары шәһәре” дип аталаган иҗат һөнәрханәләре, халык промыселлары эшләнмәләре күргәзмәсе, халык уеннары һәм бик күп башкалар.
Чаралар кысаларында “Минем Алабугам” дип аталган ел саен шәһәр күләмендә уздырыла торган конкурс-викторина (ул “Музей һәм мәктәп” музей-мәгариф программасында катнашучы 7–9 сыйныф укучылары арасында уздырыла) җиңүчеләрен бүләкләү булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте