1 июньдә Казан Кремлендә "Без Кремльне яратабыз!" балалар фестивале узачак

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

1 июнь сәг. 10:00да «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Без Кремльне яратабыз! дип исемләнгән балалар фестивале узачак.

Спас манарасы янында балаларны әкият геройлары каршы алачак. Кремль  территориясендә фәнни-танып-белү, күңел ачу, интерактив тематик мәйданчыклар, конкурслар, уеннар, күңелле фәнни экспериментлар, викториналар, мастер-класслар, балалар өчен әдәбият ишегалды, яшь талантлар остаханәсе оештырылачак.

Яшь рәссамнар асфальтта, кәгазьдә, холст һәм хәтта Казан Кремле урамында үзләренең рәсем ясау осталыкларын сыный алачак.

Казан юл хәрәкәте иминлеге идарәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм велосипедта йөрү күнекмәләрен кабатлага ярдәм итәчәк. «Каникулларны файдалы итеп үткәр» дигән темага бәйге тәкъдим итәчәкләр. "Мин тормышны сайлыйм!» дип аталган программа белән "Мөстәкыйль балалар" берләшмәсе чыгыш ясаячак.

Бәйрәмдә балалар «Шаян ТВ» телеканалының алып баручылары белән таныша алачак. Шулай ук интеллектуаль уеннарда һәм флешмобларда катнашып, робототехника нигезләрен өйрәнү мөмкинлеге булачак. Бәйрәм кунаклары өчен махсус «Әкият» татар дәүләт курчак театры «Мактанчык әтәч» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Узган елның 1 июнендә туган сабыйлар «Кремльдә беренче туган көнем» акциясенең мөһим кунаклары булачак. Аларга Казан Кремленнән бүләкләр тапшырылачак.

Нәни кунаклар өчен "Без Кремльне яратабыз!” дип исемләнгән бәйрәм концерты куелачак.

Тулырак программа.

"Казан Кремле" музей-тыюлыгының коммуникация маркетинг  бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International